Югары Кармалкадан Сергеева Вера Николаевна 12 январьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Кармалкадан Сергеева Вера Николаевна 12 январьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Вера Николаевнаны бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллиннар котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Башка яшьтәшләре кебек сугыш елларында Вера Николаевнага да  Горькида торф заводында эшләргә туры килә.

-Ачлы-туклы эшләдек, көнгә ике тапкыр берничә макорон салынган кычыткан шулпасы бирә иделәр. Еш кына бомбага да тота иделәр, - дип искә ала ул елларны юбиляр.

1947 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Никитич белән гаилә коралар. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр, 54 ел тигез гомер итәләр. Тормыш иптәшен югалтканга да 17 ел гомер узган. Бүген ул ялгызы гомер итә. Өйдәге эшләрне үзе башкара, җәй көне әле бакчада яшелчәләр дә үстерә.

-Алты балам, 8 оныгым һәм 6 оныкчыгым Әлмәт, Самара шәһәрләрендә яшиләр, авылда яшәүче кызым төп ярдәмчем, - ди Вера Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International