Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин гражданнарны кабул итә.
2018 елның 16 январенда район башлыгы Фердинат дәүләтшин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Шәхси йорт төзү өчен җир участогы, субсидия алу, дәүләткә тапшырылган сөт өчен түләү, фермаларны теркәү кебек сораулар белән ун кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул ителүгә язылу өчен телефон: 2-58-59; 2-59-00.