"Чыныгыгыз, балалар" сәламәтлек сәгате

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чирмешән лицееның 7 класс укучылары белән "Чыныгыгыз, балалар" исемле сәламәтлек сәгате  уздырдылар.  Чара яшүсмерләргә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм  начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган  иде. Әңгәмә слайдлар белән үрелеп барды, шулай ук төрле уеннар, викториналар оештырылды, бу темага китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International