Бүген 18 январьдә Иске Кадидан Соруров Якуп Сорур улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген  18 январьдә Иске Кадидан Соруров Якуп Сорур улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Якуп Сорур улын бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Миләүшә Кәлимуллиналар котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Якуп Сорур улы 1927 елның ахырында туган, ә 1928 елның 18 январенә язганнар.

-Яхшы яшәдек. Әтине раскулачит иттеләр һәм ул Чистай юлында үлде. Әни ун бала белән калды. Шулай итеп мин бала чактан гаиләдә  баш булырга туры килде. Яшьтән колхозда эшләдем, әнигә булыштым.  Авыр сугыш еллары.  14 яшьтән атлар карадым, 16 яшьтән бригадир, агроном ярдәмчесе булып эшләдем. Комплекс төзегәч, мине бригадир итеп билгеләделәр, дуңгызлар үстердек, - дип сөйли юбиляр.

Якуп  армиядә  хезмәт иткәч, Караснодар краена шахтада да эшли

1949 елда авылдашы Рагия белән гаилә коралар, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар тормыш иптәше белән 57 ел гомер  итәләр, кызганыч 2006 елда хатыны үлә.

Бүген ул балаларына, 12 оныгына, 8 оныкчыгына, туганнарына ярдәмче, үрнәк булып тора, киңәшләре белән булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International