2018 елның 15 январьдә Иске Элмәледән Степанова Лидия Викторовна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лидия Викоровнаны бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марина Темникова һәм авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Инга Григорьевалар котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Лидия Викторовна күп кенә яшьтәшләре кебек 12-13 яшьтән эшли башлый. Колхозда хезмәт куя, озак еллар авыру әнисен дә тәрбияли.
Лидия олыгаеп кына Ульдияр Степановичка тормышка чыга, бер кызлары туа. Кызганыч, өч елдан ире үлеп китә. Юбиляр шуннан соң бөтен тырышлыгын кызын тәрбияләүгә бирә, колхозда ат караучы булып эшли.
Бүген инде Лидия Викторовна кызы Лариса һәм кияве Николай тәрбиясендә яши, онык-оныкчыклары да бар.