Иске Элмәледән Терентьев Николай Петрович 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

2018 елның 15 январьдә Иске Элмәледән Терентьев Николай Петрович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Николай Петровичны бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марина Темникова һәм авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Инга Григорьевалар котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Николай Петрович  тормыш иптәше  Матрена Захаровна белән 64 ел гомер итәләр. Терентьевлар пенсиягә чыкканчы элемтә бүлекчәсендә эшлиләр, ире  -элемтә бүлекчәсе начальнигы, хатыны - хат ташучы. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр,  биш оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Балалары читтә яши.

Ярты елдан артык Терентьевларга социаль хезмәткәр Степанова Марина Сергеевна  ярдәм итеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International