"Чиксез мөмкинлекләр иле" инвалид балалар иҗаты фестивале

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

"Спорт, Сәламәтлек. Ышаныч." социаль проекты кысаларында туган як тарихы музее "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә "Чиксез мөмкинлекләр иле" инвалид балалар иҗаты фестиваленә чакыра. Фестиваль иҗат белән шөгыльләнүчеләрне җыячак.  Үзегезнең эшләрне һәм гаризаларны туган як тарихы музеена яки  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерә аласыз. Январь ахырында  йомгак ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International