Метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2018 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

2018 елның 21 январендә 18 сәгатьтән  22 январь 18 сәгатькә кадәр метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2018 елның 22 январендә төнлә һәм көндез  Татарстан Республикасы территориясендә  көчле кар (Казанда - төнлә һәм иртән), буран вакытында күз күреме  1000 метрдан да кимрәк,  көньяк-көнчыгыштан көчле җил, вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда - 15-18 метр), юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International