21 январьдә Әлмәт шәһәренең беренче санлы балалар музыка мәктәбендә Рәис Нәгыймов исемендәге "УРСАЛ ТАУДА" II Бөтенроссия фестивал конкурсы узды. Анда Татарстаннан, Удмуртиядән, Санкт-Петербург шәһәренең 19 музыка һәм сәнгать мәктәбеннән 130 укучы катнашты.
4 класс укучысы Мансур Галәүтдинов "Халык уен коралларында башкаручы" номинациясендә икенче дәрәҗә Диплом һәм 700 сум акчалата бүләк алды. 3 класс укучысы Никита Михляев өченче дәрәҗә Диплом, "Серебряные струны" гитарачылар ансамбле өченче дәрәҗә Диплом һәм 1000 сум премиягә ия булдылар. Укытучылары Гүзәлия Салих кызы Салахова педагогик осталыгы һәм укучыларны яхшы әзерләгәне өчен Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!