16 январьдән 19 январьгә кадәр "Ел тәрбиячесе - 2018" республика конкурсының беренче муниципаль туры узды.
Бер атна дәвамында конкурсантлар Чирмешән балалар бакчаларында балалар балән чаралар уздырдылар. Беренче тур йомгаклары буенча финалда үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк 6 тәрбияче сайлап алында. Менә алар:
Баляева Вера Алексеевна, Чирмешәннең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Могыйзова Гүзәл Рәфкать кызы, Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасы педагог -логопеды ;
Заһретдинова Әлфия Исхак кызы, Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе;
Гыйлязова Гөлназ Валерьевна, Чирмешәннең "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе;
Аютова Наталья Михайловна, Әккәрәйнең «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Никифорова Светлана Николаевна, Иске Элмәленең «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе.