2018 ел Кытай календаре буенча - Эт елы. Шуның өчен "Йөз дус йөз төстә" танып белү сәгате дә йорт хайваны, кешенең якын дусты этләргә багышланганды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре беренче Чирмешән мәктәбенең 7 класс укучыларына әлеге хайваннар турында сөйләделәр. Әңгәмә "Безнең дүрт аяклы дуслар" темасына слайд-презентация белән үрелеп барды. Балалар этләр турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләренең этләре турындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр.