Яшь лидерлар "Туган як экологиясенә безнең өлеш" исемле түгәрәк өстәл уздырды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Яшь лидерлар яшьләрнең ял итү үзәгендә балаларның иҗтимагый оешмалары советының атналык киңшәмәсе узды.  "Туган як экологиясенә безнең өлеш" исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада катнашучылар экология турында документаль фильм карадылар, аннан соң укучылар климаттагы проблемалар турында сөйләштеләр. Активистлар район экологиясенә үзләре керткән өлешләре - макулатура, пластик шешәләр җыю, чисталык өмәләре уздыру турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International