24 январьда Мемориаль үзәккә эш визиты белән "Тамырлар" тарихи һәм мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм үстерү Фонды директоры Туйкин Марат Нур улы килде. Ул Иске Үтәмеш авылы турында китап язу өчен материаллар эзли. Тарихи материаллар туплауда ярдәм иткән өчен Марат Нур улы Мемориаль үзәккә килүчеләр өчен китаплар бүләк итте.