2018 елның 23 январенда Кара Чишмә мәктәбе һәм "Ак каен" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм башлангыч класс укытучылары семинары узды.
Семинарга килгән педагогларга ачык дәресләр, балаларның мәктәпкә тиз ияләштерү турында мастер-класс та күрсәттеләр. Кунаклар түгәрәк өстәл артында мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч класслардагы проблемалар һәм перспективалар турында сөйләштеләр.