"Ел укытучысы-2018" һәм "Ел тәрбиячесе-2018" конкурсының муниципаль этабы йомгаклары

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Башка еллардан аермалы буларак, быел педагогларга уртак бәйрәм ясадылар – “Ел укытучысы – 2018” һәм “Ел тәрбиячесе – 2018” район этабы җиңүчеләрен бергә тәбрикләделәр. Икенче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы Лилия Нуретдинова “Ел укытучысы – 2018” конкурсының район этабы җиңүчесе. Тәрбиячеләр арасында Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы укытучы-логопеды Гүзәл Могыйзова иң яхшы булып танылды. Җиңүчеләр 10ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International