Якты Тау һәм Иске Кади авылларында халык җыеннары

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Халык җыенында  район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошков  һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдиновның  2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.

Иске Кади авыл җирлеге  Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск һәм Тукай авылларын берләштерә. Биредә 306 йортта 795 кеше яши. 

2017 елда 4 бала туган,  18 кеше үлгән.

Авыл хуҗалыгы.

Авыл җирлегендә 2526 гектар чәчүлек җирләр бар, шуның 1777се - "Камалов И.Р" КФХныкы, 367,5 гектары - "Камалова Р.И" КФХсыныкы,  21 пайчы 381,1 гектарын үзләре эшкәртә.

2018 елның 1 январена шәхси хуҗалыкларда 676 мөгезле  эре терле, шуларның 153се савым сыеры. Халыктан сөт җыю оештырылган, тапшырылган товар өчен исәп-хисап вакытында ясала.

2016 елда 11 хуҗалык мини ферма төзү өчен субсидия алды, 5 кеше документлар әзерли. Өч гаилә районнан бирелгән керамзат блокларны алды.

Үзсалым.

2017 елда җыелган үзсалым акчаларына Тукай һәм Светлогорск авылларында су башнялары төзекләндерелде,  күпер ремонтланды,  зират өсләрендәге агачлар киселде, чистартылды, Иске Кади авылында Южная урамына 100 метр озынлыгында вак таш җәелде.

Җыенга килгән халыкка пенсия билгеләү һәм бу тармактагы яңалыклар белән таныштырдылар, шулай ук райондагы икътисади күрсәткечләр турында да сөйләделәр.

Сораулар:

1. Су тарифы;

2. Иске Кади авылы мәдәният йортын тышлау;

3. Буа ремонты;

4. Юллардагы чокырларны ремонтлау;

5. Каты көнкүреш калдыклары тариыф.

Халык җыены активистларны бүләкләү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International