Иске Үтәмеш авыл җирлегендә халык җыеннары.
Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошков, "БИО-АГРО" җәмгыяте җитәкчесе Рушан Хәйретдинов һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Иске Үтәмеш авыл җирлегенә Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино авыллары керә.
2018 елның 1 январена җыелган мәгълүматлар буенча 376 йортта 932 кеше яши. 2017 елда җирлектә 7 бала туган 16 кеше үлгән.
Авыл хуҗалыгы.
Җирлек территориясендә "Үтәмешагро" җәмгыяте эшли, 2017 елда 1200 гектар җир эшкәрткән.
Шәхси эшмәкәр Йосып Фәрхетдинов карамагында 315 гектар пай җирләре.
2016 елның көзеннән Иске Үтәмеш авыл җирлеге территориясендә "БИО-АГРО" җәмгыяте эшли башлады, алар 3419 гектар пай җирләре һәм 1000 гектар дәүләт җирләрен эшкәртә.
Үзсалым.
2017 елда 143200 сум үзсалым акчасы җыелган, республикадан бирелгәне дә дә кушылгач 716000 сум булды. Әлеге акчаларга барлык авылларда да урам яктырткычлары куелды, күпер ремонтланды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде. ДОКЛАД
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сайтында белергә була.