10 нан 16 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр теркәлгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 5 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда тән җәрәхәтләре алучылар да бар.
Билгесез адәмнәр Чирмешәндә яшәүче берәүнең абзарыннан икешәр капчык бөртек һәм фураж урлаганнар.
Дәүләт теркәлүе узмыйча, районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән (мамык һәм каурый сатып алган) Волгоград өлкәсе кешесе административ җаваплылыкка тартылган.
“Кара Чишмә“ җәмгыятеннән биш баш бозау (матди зыян – 200 мең сум) урлауга бәйле җинаять эше кузгатылган.