Саратовта “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестивале

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Район мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле коллективы Саратовта узган “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестиваленнән өченче урын иясе булып кайтты.
Бу чара “Бергә без – Россия” Бөтенроссия халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган. Анда 11 төбәктән 300 дән артык кеше катнашкан. Фестивальдә халык иҗатының барлык жанрлары: хореография, вокал, хор, музыка уен коралларында башкару, декоратив-гамәли сәнгать сыналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International