2018 елның 17 сентябреннән 23 сентябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Район полиция бүлекчәсендә узган атнада 34 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 102 очрагы теркәлгән.
Полиция хезмәткәрләре Чирмешән-Лениногорск юлында Югары Кәминкә авылы кешесе автомашинасында акциз маркасы булмаган 0,5 литрлы шешәләрдәге спиртлы эчемлекләргә тап булганнар. Тикшерү бара.
Иске Үтәмеш авылы кешесе, өенә кереп, фляга һәм ике өч литрлы банкада бал урлап чыккан карачишмәлене җаваплылыкка тартуны сорый.
Ивашкино кешесенә, үз авылдашының өенә ут төртү белән һәм тормышына янаган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International