Нурлат шәһәренең "Куркынычсыз юл хәрәкәте" профилактикалау бүлеге әйдәүче белгече Сафина Л.Р. куркынычсыз юл хәрәкәте атналыгы кысаларында Әмир мәктәбе укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес уздырды. Дәрес барышында укучылар "Куркынычсыз юл" исемле мультфильм карадылар һәм аның буенча фикер алыштылар.