Өлкәннәр көне уңаеннан бүген 90лап райондашыбызны үзәк ашханәгә чакырып хөрмәтләделәр, кунак иттеләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә тараттылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларны моңлы һәм шаян җырлары белән яшьлекләренә алып кайттылар, күзләреннән яшьләр дә чыгардылар.
Бәйрәм кунакларын бу көнне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде.