"Скорлупино" өченче Бөтенроссия фестивале

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлгенә Харисова Питрәчтә узган “Скорлупино” яшьләр фестиваленда “Мисс Скорлупино” бәйгесендә беренче урынга лаек булган.

Йомыркага багышланган әлеге чара өченче тапкыр оештырыла икән. Быел монда җиде команда, шул исәптән безнең районнан да, гадәти булмаган ярышларда һәм уеннарда көч сынашкан, хәтта “Әтәч сугышлары”нда да үзләрен сынап караганнар, “Йомырканы ват” уенында да катнашканнар. Биредә мастер-класслар да, йомыркадан пешерелгән ризыклардан авыз итәргә дә мөмкинлек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International