2018 елның 1 октябреннән 7 октябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

1 нән 7 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр теркәлгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 4 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән , берсендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган, икесе матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 83 очрагы ачыкланган.
Соңгы вакытта терлек урлау очраклары ешайган. Бәркәтә авылында берәүнең сараеннан ике сарык урлаганнар, Саминовка янындагы көтүлектән шул авыл кешеләренең сыеры , ә Тукай поселогында бер хуҗалыктан дүрт сарык “юкка чыккан”. “Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсенең җәйге лагеры территорисеннән билгесез затлар - ике бозау, “Үтәмеш АГРО” җәмгыяте фермасыннан ат урлаганнар.
Светлогорск урманчылыгында билгесез кешеләр поши атканнар. Браконьерларны ачыклау буенча эш бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International