2018 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Мисбах улы Салихов Чирмешән муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад сораулары буенча урынбасары Марат Әһлиуллин катнашты.
Депутатка 9 кеше мөрәҗәгать итте.
Төп сораулар: эшкә урнаштыру, балага матди ярдәм, Чечен хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыны торак белән тәэмин итү, пенсияне арттыру, шәхси сорау.
Депутат кайбер мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә ышандырды.