Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Алар үз алларына район тарихын күбрәк белү максаты куйганнар. Аеруча аларны таш гасыры чоры һәм борынгы кешеләрнең эш кораллары кызыксындырды.