2018 елның 15 октябреннән 21 октябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

15-21 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда, элегрәк кылынган җинаятьләр уңаеннан, өч җинаять эше кузгатылган.
3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өчесе  дә – матди зыян белән: имгәнүчеләр юк.
Районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.
Чирмешәндә яшәүче берәү, үз белдеге белән, “Татнефтепром” АҖ территориясе тотып алынган 7 плитәне сүткән.
Иске Элмәле авылы кешесенең өеннән өч кесә телефоны, ачкычлар, киемнәр урланган. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Чирмешән кешесе, кунакка килеп, “салып” утырганнан соң үзенә кул күтәргән авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International