Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсендә кадетлар мәктәп-интернаты укучылары өчен экскурсия оештырдылар. ЮХИДИ начальнигы Мясников И.Н. укучыларны Дәүләт автоинспекциясе хезмәте эше белән таныштырды. Бөтендөнья юл һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан оештырылган бу чарада укучыларга буклетлар, яктылык кайтаргыч браслетлар тараттылар.