Күзләре начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче чирмешәнлеләр “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар.
“Белая трость” айлыгы кысаларында, район инвалидлар җәмгыяте районда беренче тапкыр оештырган мондый чарада күрү буенча инвалид 20ләп кеше катнашты. Инвалидлар җәмгыятенең капиталь ремонт уздырылган күркәм бинасына килүчеләр “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте”нең Нурлат бюросы рәисе Зинаида Богданова белән дә очраштылар. Зинаида Игнатьевна үзе дә күрү буенча беренче группа инвалид, шуңа күрә бу төркемнең ихтыяҗлары аңа яхшы таныш.