Район инвалидлар җәмгыяте бинасына кабат кунаклар җыелды. Алар халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Изге йөрәк” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балаларга “Көзге бал” бәйрәме оештырдылар.
Бәйрәмгә 1-8 классларда укучы унбишләп бала килде. Чараны алып баручы аниматор Оксана Сидорова бәләкәй кунакларны уйнатты да, биетте дә, җырлатты да, хәтта артистлар да итте. Балалар бергәләп “Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Билгеле, бәйрәм бүләкләрсез һәм тәм-томнарсыз үтмәде.
-Мондый күңелле бәйрәмне без үзебез генә оештыра алмыйбыз, билгеле, - диләр социаль хезмәткәрләр. - Якташларыбыз Галина Маркелова, Римма Ахметшина, Оксана Сидорова, Альбина Ахмедова, Булат Латыйпов, Гүзәл Бәдретдиновалар безнең волонтерларыбыз. Алар ярдәме белән дистәләгән сабыйны куандырдык, туган көннәре белән өйләренә барып тәбрикләдек, бүләкләр тапшырдык. Мөмкинлеге чикле балаларны шатландырырга теләүче волонтерларыбызның саны артуы да куанычлы. Без аларга бик рәхмәтле.