Бүген, 2018 елның 29 октябрендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райрндагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният, газета-журналларга язылу компаниясе барышы, көзге чакырылыш барышы турында, социаль хезмәтләрнең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.