22-28 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар (җәяүлене бәрдергәннәр), дүртесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган.
Нефть компаниясе вәкиле Чумачка авылы яныннан ике задвижка урлануы белән бәйле полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара. Узган атнада Иске Элмәле авылы кешесе йортыннан әйберләр урлаган зат ачыкланган – Яңа Чишмә районы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Ата-аналарыннан башка төнлә урамда йөргән ике яшүсмер ачыкланган.