"БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясе Чирмешән җирле  бүлекчәсенең XXIV   конференциясе

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Чирмешән җирле бүлекчәсенең 9 кешелек политсовет составы өлешчә яңарды. Аның   ике әгъзасын - Габдрәшит Җамалетдиновны һәм Марат Әһлиуллинны җирле бүлекчәнең XXIV конференциясе делегатлары - бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар.

“Бердәм Россия”нең Чирмешән җирле бүлекчәсенең 28 башлангыч бүлекчәләре әлегә кадәр 1289 якташыбызны берләштерде. Хәзер аларның сафлары тагын дүрт кешегә артты. Чирмешән район Советының утырышлар залында узган конференциядә партиянең яңа әгъзаларына     - район үзәк китапханәсенең бүлек җитәкчесе  Рөстәм  Әхмәтҗановка, Иске Үтәмештән газ операторы Илдар Вәлиуллинга, РФ Пенсия фондының райондагы клиентлар белән эшләү хезмәте  җитәкчесе Лилия Гатинага,  Түбән Чегодай китапханәсе  китапханәчесе Разыя Фәсхетдиновага  партия билетлары тапшырдылар.

Конференциядә “Бердәм Россия”  партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров чыгышы тыңланды. Ул бүлекчәнең алга куелган бурычлары, башкарылган эшләре хакында сөйләде. Райондагы яңа объектлар төзелеше, үзгәртеп кору-реконструкция, юллар салу  кебек эшләрнең  һәммәсендә дә “Бердәм Россия” партиясенең өлеше зур булуы хакында белдерде.

17 ноябрьдә Казанда “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясе узачак. Район конференциясендә шушы чарага делегатлар сайладылар: әлеге җыенда район башлыгы, җирле бүлекчә секретаре Фердинат Дәүләтшин, аның урынбасары итеп сайланган Габдрәшит Җамалетдинов, партиянең башлангыч бүлекчәсе секретаре, Чирмешәннән Диләрә Мәгъсүмова  катнашачак. Диләрә  Сихабетдин кызы “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең 6-7 декабрьдә  Мәскәүдә узачак съездына да делегат буларак барачак, анда катнашу өчен безнең районга бер мандат бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International