25 октябрьдә Югары Кәминкә мәктәбе мәктәбе базасында «Проектирование уроков по предметам гуманитарного цикла на принципах новых федеральных государственных образовательных стандартов» темасына, 2018 елда грант откан тәҗрибәле укытучылар катнашында яшь педагоглар ассоциациясе членнары өчен семинар узды. Семинар кысаларында яшь укытучылар Лилия Мисбахова (инглиз теле) һәм Илназ Миргалимовалар (рус теле) ачык дәресләр күрсәттеләр.