30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре чирмешәнлеләр истәлегенә багышлап чара оештырдылар. Нурлат аграр техникумы филиалының 1-2 курс студентларына презентация күрсәттеләр, ә аннан соң гаепсезгә атылганнар исемлеге каршында шәмнәр кабыздылар.