Идел буе округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр, ә туу буенча иң югары саннар – Татарстанда.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада үлем күрсәткечләре югары дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
“Кичә массакүләм мәгълүмат чараларында “безнең республикада үлем югары” дигән мәгълүмат таралды. Росстат мәгълүматлары буенча, быел 9 айда Идел буе федераль округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр - Татарстанда. Ул 11,7не тәшкил итә. Без бу күрсәткеч буенча Россиядә 25нче урында”, - диде министр.
Марат Садыйков әйтүенчә, бүген туу кимесә дә, ун ай нәтиҗәләре буенча табигый үсеш күрсәткече 0,3гә тәңгәл.