2018 елның 31 октябрендә Чирмешәннең яшьләр үзәгендә, тантаналы шартларда дүрт гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Сертификатларны Чирмешән районында Пенсия фонды Клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина тапшырды һәм аналарны сабыйлары туу белән тәбрикләде, сертификатны нинди максатларда кулланып булуы турында сөйләде. Шулай ук район ЗАГС начальнигы Гөлназ Закирова да бәхетле аналарны тәбрикләде.