Зур этнографик диктант

2018 елның 2 ноябре, җомга

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә узган “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясендә 61 кеше катнашты. 

Диктант язуда Россиядә яшәүчеләр һәм рус телен белүче чит ил гражданнары да катнаша ала. Аларның белеме, нинди дин тотуы, гражданлыгы һәм яше мөһим түгел.

Диктант биремнәре утыз сораудан тора.  Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы Татарстанга кагылышлы иде. Җавап язу өчен 45 минут вакыт каралган. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь утыз балл бирелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International