Ивашкинода авыл мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамлана.
Ремонт эшләрен "Төзелеш" ААҖ алып бара. Бинаның түбәсе алмаштырылган, стеналары җылытылып сайдинг белән тышланган, җылы үткәргечләр яңартылган, яңа ишек, тәрәзәләр куелган. Мәдәният йортына яңа җиһаз һәм утыргычлар аласы гына калган.