29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 18 хәбәр кабул ителгән.
Участок инспекторлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар (җәяүлене бәрдергәннәр), икесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 121 очрагы ачыкланган.
Үз танышы белән спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, бәхәскә килеп, Иске Үтәмеш авылы кешесе әлеге шешәдәшен кыйный һәм башына балта белән сугып, сәламәтлегенә зыян китерә. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Чирмешәннән бер хатын-кыз, үзен Интернет һәм кесә телефоны аша алдап, 3 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый.
“Алкоголь” профилактик чарасы барышында Керкәле авылы кешесенең законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Тыелган вакытта сыра саткан Иске Үтәмеш авылы кибетчесенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.