Тынычлык Байрагы тапшырылды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Районыбызга Рерих Пакты – фән һәм сәнгать оешмаларын, һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Байрагы тапшырылды. Бу истәлекле вакыйга  мемориаль үзәктә узды.

Тынычлык байрагы халыкара комитеты вәкиле Тамара Макаренко тынычлык символын мемориаль үзәккә һәм туган як тарихы музеена тапшырды. Ул байракта чигелгән тамгалар нәрсәләрне аңлатканны да аңлатып үтте. Боҗра эчендә өч түгәрәк сурәтләнгән ак төстәге Тынычлык байрагы фән һәм сәнгать  оешмаларын һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү, Рерих пакты символы булып тора. Бу әлеге өлкәдә тарихта беренче булган халыкара килешү (1935 ел). 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International