Күтәмә авылыннан Иванкина Мария Александровна 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.
Мария Александровнаны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социалҗ яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськиналар килде. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Мария Александровнаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, гомере буе колхозда эшли, бер ул тәрбияли.
Юбилярның 4 оныгы, 5 оныкчыгы. Бүген ул улы Александр һәм килене Любовь тәрбиясендә яши.