Лашман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында капиталь ремонт ахырына якынлаша

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Лашман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында капиталь ремонт ахырына якынлаша.

Ремонт эшләрен подрядчы оешма ҖЧҖ "АРСТРОЙ" башкарды.  Бинаның түбәсен яңарттылар, стеналар тыштан җылытылып, сайдинг белән тышланды, җылылык һәм электр челтәре яңартылды, яңа ишек, тәрәзәләр урнаштырылды, сантехника куелды. Яңа җиһаз кайтарасы гына калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International