7 ноябрьдә Әккәрәй авылы мәдәният йортының "Щелгущ" һәм Яңа Элмәле авыл мәдәният йортының "Пилеш" фольклор коллективлары Аксубай районы Сергеевский поселогында бәйрәм концерты куйдылар. Кич буе клубта рус һәм чуваш җырлары яңгырады. Тамашачылар үзешчән артистларга басып алкышладылар.