Чирмешән муниципаль район Советының өченче чакырылыш кырык икенче  утырышы

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Муниципаль район Советының кырык икенче  утырышында, районда социаль-икътисади хәлне тотрыклы санап, киләсе елларга да җитештерү темпларын сакларга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга, салымнар җыюны яхшыртырга өметләнәләр, халык санын киметмәү һәм башкалар да  мөһим бурыч итеп куела.

Муниципаль районның 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджеты проекты да беренче укылышта хупланды, 3 декабрьдә проект ачык тыңлауларда каралачак.

 

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, киләсе ел бюджеты дефицитсыз, ягъни керемнәр һәм чыгымнар да 647 миллион сум 950 мең сум күләмендә карала, ә 2020 елга – 648 миллион 143 мең, 2021 елга – 644 миллион 660 мең сум күләмендә. Докладчы әйтүенчә, киләсе ел бюджеты быелгыдан 69 миллион сумга күбәячәк. Билгеле, бюджетка керемнәрнең зур өлеше – 437 миллион 483 мең сумы, дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр рәвешендә, республика бюджетыннан киләчәк. Бу сумма кимүгә бара, салымнарны күбрәк үзебездә җыярга кушалар.

Районның контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин бюджет проектына экспертиза нәтиҗәләре белән таныштырды, ул һәм Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе рәисе Әбүзәр Мортазин да проектны расларга тәкъдим итте.

Утырышта муниципаль район Советының бюджетка кагылышлы 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 127 нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, кадрлар резервы турында 2014 нче елның 19 мартында кабул ителгән 210 нчы санлы карары да үзгәреш кичерде, Советта, башкарма комитетта һәм башка органнарда муниципаль хезмәт вазифалары реестры турында карарны яңа редакциядә расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International