"Чирмешән" балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең яшь хоккейчылары Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган, 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнирда катнаштылар. Ярыш йомгаклары буенча безнең "Корыч ябалаклар" командасы икенче урын алдылар.