Авыл җирлекләрендә үзсалым җыюга кагылышлы референдумда хокук бозулар теркәлмәгән.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, иртәнге сәгать 10 га, исемлеккә кертелгән гражданнарның 4385 се, ягъни 30 проценты тавыш биргән дә.
Иске Үтәмеш, Андреевка, Чумачка, Түбән Кәминкә, Югары Кармалка сайлау участокларында бюллетень алучылар шактый инде, теркәлгәннәрнең 72 – 42 проценты кадәр үк.
Ә менә район үзәгендә сайлаучыларның 20 проценты гына бюллетень алган.
Референдумда, алда язылганча, хокук бозулар юк, әлегә моңа бәйле шикаятьләр булмаган. Тавыш бирү иртәнге 7 дән 20 сәгатькә кадәр уза.