12-18 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 43 хәбәр кабул иткәннәр.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында булган 5 юл-транспорт һәлакәтенең берсендә бер кеше үлгән – автомашина әйләнеп каплану аркасында Бөгелмә районы кешесенең – пассажирның гомере өзелгән. Калган дүрт очракта машиналарга гына зыян килә.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән. Үз авылдашы белән бергә спиртлы эчемлекләр салып утырып бәхәскә кергәннән соң, элек тә хөкем ителеп чыккан Лагерка авылы кешесе әлеге шешәдәшенең башына чүкеч белән берничә тапкыр сугып тән җәрәхәтләре ясый. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Билгесез адәм Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның акчалары, кесә телефоны һәм документлары белән сумкасын “чәлдергән”, шул сәбәпле җинаять эше ачканнар. Зыян күрүче сумкасын йортта торучы автомашина багажнигы өстендә калдырган булган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе территориясеннән тимер коймалар урланган. Матди зыян күләме ачыклана, тикшерү бара.