Бүген, 2018 елның 19 ноябрендә район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар 18 ноябрьдә узган җирле референдум нәтиҗәләре белән, райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният, газета-журналларга язылу компаниясе барышы, көзге чакырылыш барышы турында, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.