Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы дәвам итә.
Үткән атнада рус телле мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча олимпиада узды. Анда 4-11 классларда укучы 59 укучы катнашты. 50 дән күбрәк балл җыючылар җиңүче булды: Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Екатерина Волосатова, Күтәмә мәктәбенең 9 класс укучысы Кирилл Миронов, Чирмешән лицееның 6 класс укучысы Динар Мәгъсумов.
Шулай ук экология, тарих, информатика һәм инглиз теле фәннәре буенча олимпиадалар узды.